ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы учреждение хезмәткәрләре табигатьне саклау чараларында катнаштылар

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Табигатьне саклау прокуратурасына килгән гражданнар мөрәҗәгате нигезендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ белән берлектә учреждениенең махсус техникасын кулланып Коры елга һәм Введенская бистәсе территориясе экологиясен тикшерү максатыннан чара үткәрелде. Гражданнар мөрәҗәгатеннән билгеле булганча Коры елгада су һәм туфракның төсе үзгәрү ачыкланган. Экологлар моның нинди матдә булуын һәм тирә-як мохиткә нинди куркыныч китерү ихтималы булуын ачыклаячаклар.

Тикшерү барышында су һәм грунт сынавы алынды. Админитсратив тикшеренүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International