Яңа эксплуатацияләүгә кертелгән объектларны кадастр исәбенә кую һәм дәүләт теркәве үткәрү сораулары буенча киңәшмә

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

31.01.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР буенча Росреестр, Дәүләт казна учреждениесе “Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе” вәкилләре катнашында Яңа эксплуатацияләүгә кертелгән объектларны кадастр исәбенә кую һәм дәүләт теркәве үткәрү сораулары буенча киңәшмә үткәрелде.

2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән “Күчемсез милекне теркәү турындагы” ФЗ белән бәйле сораулар каралды. Бүгенге көндә Росреестр тарафыннан Бердәм күчемсез милек дәүләт реестрыннан  мәгълүматлар алу, кадастр исәбенә кую һәм теркәүгә бары тик кәгазь битенә язылган гаризаларны кабул итү белән эш катлаулана.

Киңәшмә нәтиҗәсендә ТР муниципаль районнарына тиешле мәгълүмат хатлары җибәрү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International