Күп балалы гаиләләргә бирелә торган кишәрлекләрдә кыенлыклар туа икән, ярдәмне әллә кайдан көтеп ятмагыз, урында хәл итегез. Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының еллык коллегия утырышында район түрәләренә әнә шулай диде.
Узган ел дәүләт һәм муниципаль милектән республика бюджетына 5,5 миллиард сум акча кергән. Министр Азат Хамаев сүзләреннән аңлашылганча, бюджет җир һәм күчемсез милектән кергән акча хисабына тулылана. Ләкин күчемсез милке булучыларның бер өлеше аны рәсмиләштерергә атлыгып тормый. Кайбер җир кишәрлекләре кадастр исәбенә куелмаган килеш файдаланыла. Андый урында калкып чыккан объектлар тиешле рәсмиләштерү узмаган булырга мөмкин. Казан шәһәренең Киров районында урнашкан Приволжская урамында, мәсәлән, кадастр исәбенә куелмаган җирләрдә 12 шәхси йорт һәм берничә җитештерү комплексы төзелгән. “Премьер-министр әмере нигезендә, республикада җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын инвентаризацияләштерү бара”, – диде Азат Хамаев, район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. Һәм җирлеккә бу уңайдан чаралар күрергә киңәш итте. Ә андый урыннар һәр районда да җитәрлек. Мисалга, шәһәр тибындагы Биектау бистәсендә шәхси торак салу өчен 7035 кишәрлек бирелгән булган, шуның 814ендә күчемсез милеккә хокук теркәлмәгән килеш.
Министр Азат Хамаев белдергәнчә, бюджетка өстәмә керемгә ия булуның тагын бер юлы – авыл хуҗалыгында булган җирләрне әйләнешкә кертү. Соңгы биш елда максатчан кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы берничә тапкыр кимесә дә, бу проблема үзенең актуальлеген югалтмый. Бүген җәмгысы 35 мең гектар шундый кишәрлек бар. Министр әлеге уңайдан киләчәктә дә тиешле чаралар күрергә кирәклеген әйтте.
Коллегия утырышында күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлекләре турында да сүз булды. “Идел буе федераль округы буенча безнең республика алдынгы урынны алып торса да, хәл итәсе проблемалар бар әле”, – диде Азат Хамаев. Татарстанда 44 мең күп балалы гаилә бар. Шуның 39 мең 238е кишәрлек алу өчен исәпкә кергән. 27 меңләбенә җир инде бирелгән. Әмма, ни кызганыч, Казанда – алты мең, Чаллы шәһәрендә 2,5 мең кишәрлек җитми. Федераль үзәк белән сөйләшүләр алып бару нәтиҗәсендә йорт салу өчен Биектау районыннан – 520 гектар һәм Константиновка бистәсеннән 117 гектар урын бирелгән. Министр сүзләреннән аңлашылганча, дүрт һәм аннан да күп баласы булган гаиләләргә Казанның Дәрвишләр һәм Константиновка бистәләре яныннан җир кишәрлекләре бирелә башлаган. Шулай булса да, Казан белән Чаллыда проблема ахыргача хәл ителеп бетмәгән килеш. Ә менә Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Чистай районнарында тоткарлыклар булу министрны бераз аптырашта калдырган. “Бу җирлекләрдә бернинди каршылыклар булырга тиеш түгел”, – диде Азат Хамаев.
Җирлекләрнең эшчәнлекләре белән таныштыру максатыннан Сарман районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Шәехов башкарылган эшләре турында да әйтеп үтте. Күп балалы гаиләләргә бирелә торган кишәрлекләргә дә тукталды. Аларга җир бирер өчен Җәлил бистәсенең чикләрен үзгәртү мәсьәләсе килеп туган. Ләкин бу җир шәхси кулларда икән. Базар бәясеннән сатып алу өчен зур суммада акча кирәк. Марат Шәехов 26 гектар мәйданны биләгән әлеге җирне муниципаль мөлкәткә алуда ярдәм сорады. Ләкин Премьер-министр урынбасары хәл итү юлларын үзләренә табарга кушты. “Мин Чаллыда эшләгәндә бер фермер белән сөйләшеп, 300 гектар җирне бушка алдым. Меңләп гаилә кишәрлекле булды. Сез 446 млн сум акча сорыйсыз. Андый акча юк, булмаячак. Эшләгез, киңәшегез, юлын табыгыз. Проблеманы әйттем, өстән бурыч төште, хәл итәрләр әле, дип ятарга кирәкми”, – диде ул, җир бирүдә чыганаклар таба алмаган районнарга мөрәҗәгать итеп.