Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 15,15 миллион сум салым булмаган табыш керде

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 1 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 15,15 миллион сум акча керде. 

       Шул исәптән, 2017 елның гыйнвар аенда статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 6,06  миллион сум - план 12,66 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 3,23 миллион сум – план 5,79 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 0,16 миллион сум – план 25,81 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 5,34 миллион сум – план 17,8% ка үтәлгән;

җир сатудан – 0,36  миллион сум акча кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International