2017 елның 18 феврале көнне "Россия чаңгы юлы - 2017" массакүләм чаңгы ярышлары үткәрелде. Казанда бу елны чаңгыга 20 меднән артык кеше басты.
Чарада катнашучылар Татарстан башкаласының өч мәйданында: Горки-Әмит тавы урман паркында, Казансу елгасы тугаенда һәм Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионына чыктылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләр барлык өч мәйданда да чаңгы ярышларында катнаштылар. Министрлыкның күпчелек спортсменнары Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионына чыкты.