“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тараыннан ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР МК Баш ветеринария идарәсе ведомстволары карамагындагы дәүләт учреждениеләрендә оператив идарә хокукындагы дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан нәтиҗәле файдалану буенча тикшерүләр үткәрелде.
Тикшерүләр барышында түбәндәге җитешсезлекләр һәм кагыйдә бозулар ачыкланды:
- Арча шәһәрендәге 80 кв.м мәйданлы автокибет өчен бина рөхсәтсез бирелгән;
- ПАЗ 32050 автобусы җимерек хәлдә һәм кулланылышта түгел.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.