2016 елның 20 февралендә “Таттехмедфарм” ДБУ хуҗалык алып бару хокукында беркетелгән дәүләт милкен ачык рәвештә тәкъдимнәр кертү юлы белән бәясен күтәреп сату буенча ачык аукцион үткәрелде.
Сатучы тарафыннан аукционга 5 лот – күчемсез милек объектлары куелды. Нәтиҗәдә гомуми сумма 2 285 700 сумга 3 лот сатылды. Ике лот буенча 60 адым ясап, башлангыч бәя 3 тапкырдан артып китте.