ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе”ДБУ вәкилләре коррупциягә каршы көрәш законнары темасы буенча семинар-киңәшмәдә катнаштылар.

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Узган атнада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ җитәкчесе Айдар Галимов һәм иминлек һәм хезмәт сакланышы бүлеге белгече Айрат Каримов ТР Мәдәният министрлыгының конференц-залында үткән коррупциягә каршы көрәш законнары темасы буенча семинар-киңәшмәдә катнаштылар.

 Семинар-киңәшмәдә коррупциягә каршы көрәш буена хокукый проблемалар, дәүләт милке һәм табыш турында мәгълъматлар бирү, дәүләт һәм муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр конфликты буенча сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International