Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 2 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 27,46 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, елның 2 аенда статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 13,29 миллион сум - план 27,77 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 7,96 миллион сум – план 14,28 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 0,38 миллион сум – план 61,29 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 5,47 миллион сум – план 18,23 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 3,180,36 миллион сум акча кергән.