Дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдлануны тикшерү буенча өч тикшерүләр үтте

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдлануны тикшерү буенча өч тикшерүләр үтте

ТР Алексеевск муниципаль районында “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ вәкилләре ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР МК ветеренария баш идарәсенең оператив идарә хокукында  булган дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдлануны тикшерү буенча өч тикшерү үткәрделәр. Тикшерү барышында түбәндәге кимчелекләр табылды:

1. УАЗ - 315195, УАЗ – 2206, УАЗ автомобильләрен исәптән төшерү фактларын раслаучы документлар юк;

2.  гомуми мәйданы 138 кв.м. лы дәүләт милке юридик шәхескә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы рөхсәтеннән башка тапшырылган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International