ТР Апас муниципаль районында “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ вәкилләре Тр Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР МК ветеренария баш идарәсенең оператив идарә хокукында булган дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдлануны тикшерү буенча өч тикшерү үткәрделәр. Тикшерү барышында түбәндәге кимчелекләр табылды:
1. Файдаланылмый торган күчемсез объектлары һәм җир кишәрлекләре:
- Апас муниципаль районының Кызыл тау авылындагы гомуми мәйданы 62,5 кв.м. ветдәвалау бинасы;
- Апас ш.т.б. Полевая ур., 3а гомуми мәйданы 156,7 кв.м бина;
- 627 кв.м. мәйданлы җир кишәрлеге;
2. Файдаланылмый торган һәм төзексез хәлдәге автотранспорт чаралары:
- 3 трактор ;
- 1 комбайн ;
- 4 җиңел автомобиль.
3. Апас аграр техникумы студентлары белән торак урыннарга найм килешмәләре юк.
4. 4 җир кишәрелгенә даими файдалану хокукы теркәлмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.