ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” Дәүләт бюджет учрежденисе сыйфат өчен премия эзләү конкурсының “Эшлекле камиллек” номинациясендә катнашу өчен гариза тапшырды. Конкурста сыйфат өчен 8 премия бирү каралачак.
“Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ министрлык һәм ведомтволарны транспорт чаралары белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт күрсәтә.
Конкурста катнашу хезмәткүрсәтү өлкәсендәге эшне яхшыртуга, белгечләрнең һөнәрилек дәрәҗәсен арттыруга һәм Учреждениене алга этәрүгә ярдәм итәчәк.