2017 елның 17 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә 18 дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды. Моннан тыш тагын 3 дәүләт хезмәткәре үз вазифаларына тәңгәл булган класслы чиннар алу максатыннан квалификацион имтихан тапшырды.
Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, барлык хезмәткәрләр дә норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирделәр.
Аттестация әгъзаларының бердәм тавышы нәтиҗәләре буенча, аттестация үтүче хезмәткәрләрнең барысы да үз вазифаларына тәңгәл киләләр, ә 3 хезмәткәргә тиешле класслы чиннар биреләчәк.