ТР Әлки муниципаль районында “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ вәкилләре ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР МК ветеренария баш идарәсенең оператив идарә хокукында булган дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдлануны тикшерү буенча өч тикшерү үткәрделәр. Тикшерү барышында түбәндәге кимчелекләр табылды:
Гомуми мәйданы 579 кв.м 3 җир кишәрлеге дәүләт милке ресстрына кертелмәгән;
4 бинадан торган комплекска оператив идарә итү хокукы теркәлмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.