ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы шахмат турнирында катнаша

2017 елның 31 марты, җомга

30.03.2017 Нәҗметдинов исемендәге шахмат үзәгендә шахмат буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль спартакиадасы башланып китте.

       Татарстан Республикасының  министрлык һәм ведомстволарының 28 командасы арасында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы – Равил Хәсәншин (кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге), Илья Пахмутов (мәгълүматлаштыру бүлеге) һәм Юлия Денисова (аренда, дәүләт мөлкәтен реализацияләү һәм инвестиция проектларын тормышка ашыру бүлеге) хезмәткәрләре катнашалар.

       Ярыш катнашучылары швейцар системасы буенча 9 турда (көнгә 3 әр тур) һәр катнашучыга контроль 15 минут вакыт белән уйныйлар.

       Ярышлар 1 апрельгә кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International