2017 елның 27 мартына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 40 020 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 9 315, Яр Чаллы шәһәрендә – 5 263 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 30 908 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 3 018, Яр Чаллыда - 2 622 җир кишәрлеге.
Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 27 255 җир кишәрлеге бирелгән.