ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2017 елның 1 апреленә министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 713 сату-алу эше буенча 543 мөрәҗәгать каралды, шуларның 219 сату-алу эше башкару килешенде. 494 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.