Күчемсез милектән салым һәм аренда түләүләре өлеше буенча Татарстан Республикасы бюджеты табышын арттыру буенча чаралар комплексы проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрелде

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

11.04.2017 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Бәяләү һәм колсантинг” ҖЧҖ эшләгән “Күчемсез милектән салым һәм аренда түләүләре өлеше буенча Татарстан Республикасы бюджеты табышын арттыру буенча чаралар комплексы” проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитеты, Техник инвентаризацияләү бюросы, “Бәяләү һәм колсантинг” ҖЧҖ вәкилләре катнаштылар.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча “Бәяләү һәм колсантинг” ҖЧҖ  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Татарстан Республикасы бюджетына салымнар җыелышын арттыру буенча чаралар планы җибәрергә киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International