ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре “Бәяләү өлкәсендәге актуаль сораулар. Бәяләүчеләр өчен аттестация һәм квалификация имтихан.” семинарында катнаштылар

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

2017 елның 13 аперелендә Татарстан бәяләүчеләре җәмгыяте – Россия бәяләүчеләр җәмгыятенең Регион бүлегенә 20 ел булуга багышланган тантаналы чаралар үткәрелде.

Бу вакыйгага багышланып  “Бәяләү өлкәсендәге актуаль сораулар. Бәяләүчеләр өчен аттестация һәм квалификация имтихан.” семинары үткәрелде.         Анда бәяләүчеләр оешмалары җитәкчеләре, бәяләү өлкәсендәге экспертлар һәм әйдәп баручы белгечләр, шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Бәяләүчеләр союзы белгечләре һәм Россиянең башка төрле регионнарыннан бәяләү берләшмәләре вәкилләре катнаштылар.

Пленар өлеше бәяләү өлкәсенә кагылышлы законнар, актуаль сорауларга багышланды.  

         Бәяләүчеләр каршында семинарда дәүләт һәм муниципаль милекне бәяләгәндә китә торган төп хаталар турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Бәяләү бүлеге җитәкчесе Лариса Швецова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International