2017 елның 20 апрелендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Югары Ослан муниципаль районы авыллары халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды. Авылларның 37 кешесенә юридик ярдәм күрсәтелде.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләрен теркәү, хосусыйлаштыру, төзелеш, гомуми милек, җир кишәрлекләре мәйданын үзгәртүгә кагылышлы иде.