Гамәлдәге закон буенча хәзерге вакытта Татарстан Республикасы катнашкан өлеше булган һәм аларга карата махсус хокук (“Алтын акция”) файдаланылган акционерлык җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышлары үтә. Агымдагы атнада акционерларның еллык гомум җыелышлары “Нижнекамскнефтехим” ГАҖ, “Казан оргсинтезы” ГАҖ, “ТР Җир мөнәсәбәтләре үсеше үзәге” ААҖ үтте. Көн тәртибендә җәмгыятьләрнең еллык исәп-хисапларын раслау, 2016 ел эшчәнлекләре буенча бухгалтерлык исәп-хисапларын раслау, дивидентлар түләү, 20167-20178 елга җәмгыятьләрне контрольдә тоту һәм идарә итү органнарын формалаштыру сораулары каралды.