Муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр буенча эш турында

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.

       2017 елның гыйнвар-май айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 952 сату-алу эше буенча 776 мөрәҗәгать каралды, шуларның 332 сату-алу эше башкару килешенде. 620 се буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International