Ятим балаларга тапшырылган фатирларны тикшерү

2017 елның 5 мае, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә  Әгерҗе муниципаль районында ятим балаларга бирелгән фатирларны тикшерү үткәрде.

Районнарда тикшерүчеләргә  ятим балаларга бирелгән 19 фатирның 4есенә генә керү тәэмин ителде. Тикшерелгән фатирларда кагыйдә бозулар ачыкланмады. Өстәмә рәвештә күршеләрдән алынган мәгълүмат буенча, 1 фатирның арендага бирелүе ачыкланды. Нәтиҗәдә  тикшерү акты төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International