Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 4 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 131,24 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, елның 4 аенда статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 28,36 миллион сум - план 59,26 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 19,53 миллион сум – план 35,03 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 0,83 миллион сум – план 133,87 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 8,1 миллион сум – план 27 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 1 миллион сум акча кергән (бу статьяга план билгеләнмәгән).
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 52,16 миллион сум табыш кергән– план 101,68 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 0,11 миллион сум – план 0,17 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 20,96 миллион сум - план 51,5 % ка үтәлгән.