600 артык минзәләле “Үлемсез полк” акциясендә катнашты.
9 май - Бөек Җиңү көне йөзләгән минзәләле фронтовик туганнарының портретларын тотып “Үлемсез полк” акциясенә кушылдылар. “Үлемсез полк” колоннасы иртәнге сәгать 8 дә район мәдәният йорты каршында формалашты. Монда ук колоннага ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлы Азат Хамаев, муниципаль район башлыгы Айдар Сәләхов һәм башкалар кушылдылар.
Катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Бу елда гына да фронтта катнашкан һәм тылда хезмәт иткән якташлар исемнәре Минзәләнең Үлемсез полкы исемлегенә кертелде.