Авыл җирлекләре җитәкчеләрен территориаль планлаштыру сораулары борчый

2017 елның 12 мае, җомга

11.05.2017 Лениногорск шәһәрендә министр урынбасары Фәрит Мусин катнашында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләр үтте. Киңәшмәдә тиешле территория зонасы буенча Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Министр урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International