12.05.2017 шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә Кама аръягы зонасы авыл җирлекләре җитәкеләре белән семинар- киңәшмә үтте. Киңәшмәдә тиешле территория зонасы буенча Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спасс, Чистай һәм Аксубай муниципаль районнары вәкилләре – 170 тән артык кеше көндәлек туа торган сораулар турында сөйләштеләр. Семинарда катнашучыларны Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов сәламләде. Ул районның социаль-икътисади торышы, мәдәни һәм милли мираслары белән таныштырды.
Семинар-киңәшмә барышында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды.