2017 елның 18 маенда гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Чүпрәле муниципаль районы авыллары халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләрен теркәү, хосусыйлаштыру, төзелеш, гомуми милек, җир кишәрлекләре мәйданын үзгәртүгә кагылышлы иде.