РФ Президенты Дмитрий Медведев РФ хөкүмәтенә РФ субъектлары белән берлектә күп балалы гаиләләргә йорт төзү яки бакча булдыру өчен бушлай җир бирү тәртибен эшкәртү турында йөкләмә биргән иде. Җир кишәрлеге бирү регионнарның үзенчәлегенә карап, этаплар буенча башкарылачак.
Россия Президентының бу мөрәҗәгатен тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә Татарстан Хөкүмәтенең Комплекслы планы расланды. Әлеге план кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгына “ТР Җир кодексының өченче яки аннан соңгы бала туган очракта йорт төзү яки бакча булдыру өчен бушлай җир бирү турындагы бүлегенә үзгәрешләр кертү турында” закон проектын эшкәртү йөкләнелде.
Хәзерге вакытта закон проекты эшләнелеп, Татарстан Республикасының бу эш белән кызыксынучы министрлыклары тарафыннан раслануга юнәлтелде.
Закон проектында:
күрсәтелгән җир кишәрлекләре биреләчәк гражданнарның категорияләре;
җир кишәрлеген алуга мохтаҗ булган гражданнарның исәбен алып баручы органнар;
шул гражданнарга бушлай җир кишәрлекләрен бирү тәртибе билгеләнә.
Закон проектын раслау процедуралары төгәлләнгән соң, закон проекты Татарстанның Министрлар кабинетына, аннан соң Дәүләт Советына җибәреләчәк.
Өченче яки аннан соңгы бала туган очракта йорт төзү яки бакча булдыру өчен бушлай җир, республиканың Дәүләт Советы тарафыннан Җир кодексына тиешле үзгәрешләр кертү кабул ителгәннән соң бирелә башлаячак.