23 майдан 25 кадәр Баулы районы территориясендәге ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең оператив идарә хокукындагы дәүләт милкенең сакланылышы һәм кулланылышы тикшерелде.
Тикшерү барышында түбәндәге кимчелекләр тикшерелде:
1. гомуми мәйданы 10072 кв.м җир кишәрлеге барлыгы.
2. Җимерек хәлдәге дәүләт милке булуы:
- мәйданы 39,7 кв.м ашату хайван урыны;
- мәйданы 91,5 кв.м дуңгыз фермасы.
3. Файдаланылмый торган төзексез хәлдә ун берәмлек автотранспорт техникасы.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар төзелде.