Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 148,66 миллион сум салым булмаган табыш керде

2017 елның 2 июне, җомга

   Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 5 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 148,66 миллион сум акча керде.      

Шул исәптән, елның 5 аенда статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 38,08  миллион сум - план 79,57 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 1,06 миллион сум – план 170,97 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 9,83 миллион сум – план 31,77 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 1  миллион сум акча кергән (бу статьяга план билгеләнмәгән).

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 52,3 миллион сум табыш кергән– план 101,95 % ка үтәлгән;

дивидентлардан – 0,44  миллион сум – план 0,67 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 21,18 миллион сум - план 52,04 % ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International