ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2017 елның 1 июненә министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 1180 сату-алу эше буенча 985 мөрәҗәгать каралды, шуларның 452 сату-алу эше башкару буенча әһәмиятле кисәтүләр ачыкланмады. 728е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.