Коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча Министрлыкның Иҗтимагый совет әгъзасы, ТР Бәяләүчеләр советының башкарма директоры Олег Булгаков чыгыш ясады

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

14.06.2017 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча Министрлыкның Иҗтимагый совет әгъзасы, ТР Бәяләүчеләр советының башкарма директоры Олег Булгаков чыгыш ясады.

Олег Булгаков чыгышы бәяләү өлкәсендәге намуссыз конкурентлык һәм коррупциоген факторлар очрагында коррупциягә карата көрәш чараларына багышланды. 

Олег Булгаков бәяләү оешмасын дөрес сайлап алуның мөһим булуын билгеләп үтте. Кагыйдә буларак муниципаль районнарда һәм дәүләт заказлары ясаучфыларда бәяләү оешмаларын сайлап алу контрактның бәясен төшерүгә электрон аукцион  үткәрү юлы белән башкарыла, һәм бу үз чиратындә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын төшерә, диде ул. 

ТР Бәяләүчеләр союзының эксперт-консультацион советы карары белән 16.05.2017 мөлкәт бәясен бәяләү буенча хезмәт күрсәтү өчен оешма сайлау буенча ачк конкурс үткәрүгә методик рекомендацияләр расланган һәм оценщики-рт.рф сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International