"Республика ярдәм фонды" Унитар коммерциячел булмаган оешма уставы расланды

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

14.06.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР МК 08.06.2017 " 356 карарын тормышка ашыру максатыннан "Республика ярдәм фонды турындагы" №1316 карарын чыгарды. Бу карар белән  "Республика ярдәм фонды" Унитар коммерциячел булмаган оешма уставы расланды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минстрлыгы бу фондның оештыручысы итеп билгеләнде.

Документта билгеләнгәнчә, әлеге фонд Татарстан территориясендә теркәлгән кредит яисә башка финанс оешмаларының эшчәнлегеннән зыян күргән затларга, шулай ук республикадагы намуссыз йорт төзүчеләрнең үз вазыйфаларын үтәмәүдән зыян күргән кешеләргә ярдәм итү максатыннан булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International