Бүген Дәүләт Советы утырышында "Оешмалар милкенә салым турындагы" республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын беренче укылышта ук кабул итте. Шулай итеп,оешмалар өчен мөлкәткә салымны киметелгән ставкалар буенча түләүне 2019 елның 1 гыйнварына кадәр озайтты. Бу карар Татарстан Республикасында дәүләт тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлекүсешенә ярдәм итү максатыннан башкарылды.