2017 елның 22 июне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Кукмара муниципаль районының Манзарас һәм Зур Кукмара авылы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләрен теркәү, рөхсәтсез төзелеш, гомуми милек, җир кишәрлекләре мәйданын үзгәртүгә кагылышлы иде.