Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 6 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 210,42 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, елның 6 аенда статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 45,96 миллион сум - план 96,03 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 31,97 миллион сум – план 57,35 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 1,3 миллион сум – план 209,68 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 9,77 миллион сум – план 32,57 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 5,68 миллион сум акча кергән (бу статьяга план билгеләнмәгән).
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 56,68 миллион сум табыш кергән– план 110,92 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 0,56 миллион сум – план 0,86 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 58,09 миллион сум - план 142,73 % ка үтәлгән.