ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.
2017 елның гыйнвар-июнь айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 1549 сату-алу эше буенча 1277 мөрәҗәгать каралды, шуларның 544 сату-алу эше башкару килешенде. 1005 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.