“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан Ютазы муниципаль районында урнашкан ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларының оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдалану буенча тикшерү үткәрелде.
Тикшерү вакытында түбәндәге кимчелекләр ачыкланды:
1. гомуми мәйданы 132,1 кв.м бина файдаланылмый;
2. гомуми мәйданы 288 кв.м бина төзексез хәлдә;
3. 643,5 кв.м мәйданлы җир кишәрлегенә даими файдалану килешмәсе төзелмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.