Татарстан Республикасы катнашкан өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрү төгәләнде

2017 елның 11 июле, сишәмбе

“Акционерлык җәмгыятьләре турындагы” Федераль закон нигезендә  барлык  акционерлык җәмгыятьләрдә, шул исәптән Татарстан Республикасы өлеше булган акционерлык  җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрү төгәлләнде. Акционерларның еллык гомум җыелышларында җәмгыятьләрнең 2016 елга исәп-хисаплар расланды, дивидентлар түләү, 2017-2018 елга яңа директорлар составы һәм ревизия комиссияләре сайланылды.

17 акционерлык  җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы бюджетына дивидендлар күчерү турында карар кабул ителде. Татарстан Республикасы бюджетына 300 млн. сум акча керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International