Килешмәнең яңа басмасы РФ Җир Кодексына кертелгән яңа үзгәрешләрне, “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы” №218-ФЗ гамәлгә керүне истә тотып төзелде.
Бу килешмәләр Татарстан Республикасында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм дәүләт политикасын формалаштыру максатыннан эшләнелде. Моннан тыш ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан республиканың муниципаль берәмлекләре милке белән идарә итүдә закон проектларына тәңгәл китерү һәм документлар пакеты тулылыгы сораулары буенча методик ярдәм күрсәтелә.
Килешмәләр төзелгән чордан башлап ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан барлыгы 11 500 муниципаль милек һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эше тикшерелгән. Шуның өстенә, 2017 елның 1 яртыеллыгы дәверендә үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча документларны җиренә җиткереп эшләп бетерү өчен кире кагылуның төп сәбәпләре ачыкланды:
- документлар дөрес төзелмәү (82,4% сату-алу эше буенча документлар кире кагылды);
- документлар пакеты тулы булмау (28,3%);
- закон таләпләрен бозып төзелгән сату-алу эше (19,6%);
- бәяләү буенча кимчелекләр (12,8%).