Бу закон нигезендә урман ресстры һәм ЕГРН мәгълүматларында каршылыклар булган очракта 2016 елның 1 гыйнварына кадәр хокук теркәлгән шарт белән җир кишәрлегенең гражданнар хокукын раслаучы документлар нигезендә билгеләнеләчәк.
Закон шулай ук җир кишәрлекләре чикләре турындагы мәгълүматлары ЕГРН га кертелмәгән булса һәм бу кишәрлекләргә карата аренда килешмәсе булмаган очракта урман реестрыннан төшереп калдыруны да карый.
Моннан тыш, закон урман үсентеләрен арттыру механизмын булдыруны да карый. Торак пункт җирләре белән әйләндерелгән урман кишәрлеге торак пункт җирләренә кертелә һәм 1 елдан да ким булмаган вакыт белән шәһәр урманнары режимына кертелә.