ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанда пандемиядән иң зур зыян күргән тармакларда эшләүче оешмалар өчен федераль ярдәм чаралары карала. Шуларның берсе - процентсыз кредитлар. Кредит өчен процентлар федераль бюджет хисабына капланачак.

Тэги: Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм

22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Кризиска каршы актуаль Россия һәм чит ил практикаларын һәм чишелешләрен туплау, эшкуарлар һәм экспертлар арасында сораштырулар үткәрү, шулай ук «бизнес халәтенең картасы»н онлайн-демонстрацияләү өчен, COVID-19 пандемиясе чорында Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) тарафыннан махсус «Смарт.Антикризис» оештырылган.

Бүлектә ярдәм итүнең локаль инструментлары, проблемаларны хәл итү ысуллары һәм илдә бизнес торышы турында җыелма мәгълүмат тупланган. Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган бизнеска ярдәм итү чаралары аерым бүлекчәдә күрсәтелгән.

 

Тэги: Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм

21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле эшкуарлар, бу документта сез коронавирус шартларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына федераль һәм республика ярдәме чаралары исемлеге белән таныша аласыз.

Чаралар исемлеге даими яңартылып тора. Яңартылган версияләр Икътисад министрлыгы сайтында басылып барачак.

Тэги: Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International