ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 1 процентлы микрозайм рәвешендә финанс ярдәме күрсәтәчәк. Займнан элегрәк федераль һәм республика чараларыннан файдалана алмаган һәм аеруча зур зыян күргән тармаклар исемлегенә кертелмәгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары файдалана ала. Ярдәм, беренче чиратта, икътисадның реаль секторында эшли торган эшкуарларга кагыла һәм 27 нче апрельдән гамәлгә ашырыла башлаячак.

Займ суммасы 2 елга кадәр 100 мең сумнан 2 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк. Ташламалы ставкасы беренче 6 ай гамәлдә булачак, аннан соң ставка, алдагы икътисадый вәзгыятькә карап, арттырылачак. 2020 елның мартына карата халыкның кимендә 90%ын эш белән тәэмин итүкән эшкуарлар өчен калган чорга процент ставкасы – РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставканың яртысын, башка очракларда – килешү төзү датасына РФ Үзәк банкы билгеләгән төп ставка күләмендә калачак.

 

Тэги: Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International