Бизнесының зурлыгына карамастан, безгә һәр эшкуар кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең република һәм районнардагы иҗтимагый вәкилләре белән онлайн-очрашуда белдерде.
Искәртик, Татарстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкилләре институты булдырылды. Алар эшкуарларның законы хокукларын һәм ихтыяҗларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча территориаль контроль-күзәтчелек органнары, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары белән багланышта булачаклар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанда бизнеска ярдәм мәсьәләләре аеруча игътибарда тотыла. Федераль дәрәҗәдә кабул ителгән зыян күргән тармакларга ярдәм чаралары кысаларында республикада 46 меңнән артык оешмага салым түләү срогы озайтылды. 33 меңнән артык кече һәм урта бизнес предприятиеләренә тулаем 3,4 млрд. сумнан артык кичектергесез ихтыяҗга субсидия бирелә. Банклар 23 млрд сумнан артык 1,9 мең кредитны реструктуризацияләгән. Барлыгы 1,5 млрд сумга 684 оешмага хезмәт хакын түләүгә процентсыз кредитлар бирелде.