20.05.2020 Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 21.04.2020 ел, № 1275-р боерыгы теркәлде. Ул, «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ тарафыннан яңадан каралган җир кишәрлекләренә карата дәүләт кадастр бәясен үткәргәндә файдаланылган белешмәләрнең дөрес булмавына нигезләнеп, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләренә үзгәрешләр кертә.