2020 елның сентябрендә «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына караган дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм сакланышы буенча 9 тикшерү үткәрелде.
2020 елның сентябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан Казан шәһәрендә урнашкан 4 бинага тикшерү үткәрелде.