Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналары документларын эшләү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмә кысаларында торак пунктлар чикләре тасвирламасын килештермәгән генераль планнар проектлары, урман комиссиясе һәм кадастр эшләре нәтиҗәләре каралды.