ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның апрелендә «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы карамагындагы Арча муниципаль районында урнашкан учреждениеләрнең оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкен нәтиҗәле файдалану һәм сакланышы буенча җиде тикшерү үткәрелде.

Дәүләт учреждениеләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларны күрсәтеп тиешле актлар төзелде.

Учреждениеләрдәге кисәтүләрне бетерү турында хисаплар бер ай эчендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белешмәсенә җиткереләчәк.


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә карата ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министырлыгында оештырылган «Кайнар линия» телефоннары буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар.

«Кайнар линия» телефоннары: 221-40-80, 236-29-54. Эш вакыты: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00-18.00 сәгатьтә, җомга 9.00-16.45 сәгатьтә, төшке аш вакыты 11.45-12.30. Җаваплы: Камалов Айдар Хисаметдин улы.


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге булган мөлкәтне озак вакытка исәпләнгән һәм ташламалы шартларда файдаланып кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукционнар игълан ителде.

 

Аренда килешүенең гамәлдә булу срогы – 6 ел

Аренда хакы тәшкил итә:

- аренданың беренче елында – 0 процент;

- аренданың икенче елында – 0 процент;

- аренданың өченче елында – 25 процент;

- аренданың дүртенче елында – 50 процент;

- аренданың бишенче елында – 75 процент;

- аренданың алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.

 

Максатчан билгеләнеше:

 

- авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен;

- азык-төлек һәм сәнәгать товарлары, халык куллану товарлары, дару чаралары һәм медицина әйберләре җитештерү өчен;

- халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өчен;

- мәдәниятне үстерү өчен;

- халык сәнгать кәсепләрен үстерү өчен;

- социаль билгеләнештәге объектларны төзү һәм реконструкцияләү өчен;

- сәламәтлек саклау өлкәсендә эшчәнлек башкару өчен;

- физкультура һәм спортны үстерү өчен;

- мәгариф өлкәсендә эшчәнлек башкару өчен;

- эчке туризмны үстерү өчен;

- Россия Федерациясенең дәүләт программалары, Россия Федерациясе субъектлары программалары, муниципаль берәмлекләр программалары билгеләгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлек төрләре өчен.

Аукцион үткәрү турында мәгълүмат Россия Федерациясенең рәсми сайтында интернет челтәрендә урнаштырылган https://torgi.gov.ru/:

  1. Хәбәр итү номеры 290319/0050700/01.

    Аукцион үткәрү урыны: «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ электрон мәйданчыгы - sale.zakazrf.ru (хәбәр № SALEEAR00000147).

    Аукцион үткәрү көне һәм вакыты: 16.05.2019. Башлана 09.00 сәгатьтә (аукцион процедурасын үткәрү вакыты электрон мәйданчык эшли торган җирле вакытка туры килә).

    Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 14.02.2019 17.00 сәгать.

  2. Хәбәр итү номеры 030419/0050700/01

    Аукцион үткәрү урыны: «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ электрон мәйданчыгы - sale.zakazrf.ru (хәбәр № SALEEAR00000150).

    Аукцион үткәрү көне һәм вакыты: 20.05.2019. Башлана 09.00 сәгатьтә (аукцион процедурасын үткәрү вакыты электрон мәйданчык эшли торган җирле вакытка туры килә).

    Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 16.05.2019 17.00 сәгать.

  3. Хәбәр итү номеры 020419/0050700/01

    Аукцион үткәрү урыны: «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ электрон мәйданчыгы - sale.zakazrf.ru (хәбәр № SALEEAR00000148).

    Аукцион үткәрү көне һәм вакыты: 22.05.2019. Башлана 09.00 сәгатьтә (аукцион процедурасын үткәрү вакыты электрон мәйданчык эшли торган җирле вакытка туры килә).

    Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 20.05.2019 17.00 сәгать.

     

    Аукционда катнашу өчен гаризаларны рәсмиләштерү, өстәмә мәгълүмат алу сораулары буенча эш көннәрендә 09.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга көнне 15.45 кә кадәр (төшке аш 11.45 дән 12.30 кадәр) Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон – 264-30-81 (эчке. 2-39), электрон почта буенча: imkazna@mail.ru. Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна.

     

    Игътибар! Аукционда бары тик Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган кече һәм урта эшмәкәрле субъектларының Бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрле субъектлары гына катнаша ала.

     

    Арендага килешмәсе төзү хокукы бирелергә тиешле дәүләт милке исемлеге, мәйданы, башлангыч бәясе, килешмә срогы һәм фотоматериаллар тупланган мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтының «Аукционнар һәм конкурслар» бүлегенең «Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен арендага бирү» бүлекчәсендә урнаштырылган.

     


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2019 елның 28 мартындагы 903-р номерлы боерыгы белән капиталь төзелеш объектларының дәүләт кадастр бәясе дәүләт кадастр бәясен үткәргән вакытта кулланылган белешмәләрнең дөрес булмавы нигезләре буенча Росреестр Идарәсе каршындагы комиссия тарафыннан яңадан каралган 8 капиталь төзелеш объектына карата дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләренә үзгәрешләр кертелде.

Әлеге боерык Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2019 елның 19 апрелендә теркәлде, pravo.tatarstan.ru Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми сайтында 2019 елның 19 апрелендә басылып чыкты һәм рәсми басылып чыккан көннән 10 көн узгач үз көченә керәчәк.

Күрсәтелгән боерык белән «Кадастр бәяләре нәтиҗәләре - Гамәлдәге дәүләт кадастры бәясе нәтиҗәләре - ТР әһәмиятле төзелеш объектлары» бүлегендә танышырга мөмкин.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 20 апрелендә «Буревестник» спорт комплексында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы төркемле турнир кысаларында 2 уен үткәрде, алар нәтиҗәләре буенча 1/8 финалга чыкты.


20
апрель, 2019 ел
шимбә

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының барлык подразделениеләре министрлык яны территориясен чистарту буенча «Чисталыкны бергә булдырыйк» девизы белән шимбә өмәсенә чыктылар. Алар бина территориясен һәм эш урыннарын тәртипкә китерделәр. Хезмәткәрләрнең балалары да үзләренең әти-әниләре министрлык территориясен төзекләндерүдә ярдәм иттеләр һәм чисталык һәм тәртип урнаштыруда катнаштылар.

Кояшлы һава торышы, гомуми кәеф һәм бердәм өзеклекләр күтәренке кәеф тудырды. Барлык катнашучыларга хезмәтегез һәм актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерәбез!


19
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген, 2019 елның 19 апрелендә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы тәмамланды. Стажировка барышында тыңлаучылар өчен лекция һәм гамәли дәресләр уздырылды, аларда фикер алышынды, түбәндәге төп мәсьәләләр каралды: муниципаль милекне исәпкә алу, бәяләү бергәлеге белән хезмәттәшлек итү һәм муниципаль милекне бәяләү турындагы исәп-хисапларга экспертиза ясау, муниципаль милек белән идарә итү, аны гамәлгә ашыруга электрон формага күчү, муниципаль берәмлектә җир мөнәсәбәтләрен үстерү, устав капиталында муниципаль берәмлек өлеше булган акционерлык җәмгыятьләр белән һәм муниципаль унитар предприятиеләр белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, кадастр мөнәсәбәтләре өлкәсендә эшчәнлек.

Нәтиҗәләр буенча тыңлаучыларга Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә кыска вакытлы стажировка узу турында билгеләнгән үрнәктәге документлар тапшырылды.

2019 елның 15 апрелендә «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында «Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 63-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.

Федераль закон нигезендә эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат оештырмыйча гамәлгә ашыручы физик затлар өчен фактта алынган керемнәрдән, һөнәри һәм стандарт салым түләвеннән чыгып, физик затлар кеременә салым суммасын исәпләү тәртибе билгеләнә.

Моннан тыш, федераль закон нигезендә Россия Федерациясе субъекты территориясендә яки аның янәшәсендәге акваториядә инфраструктура объектын төзүгә бәйле чыгымнарга карата оешмалар табышына салым буенча инвестиция салым түләвен куллану тәртибе тәгаенләнә.

Федераль закон нигезендә салым түләүчеләрнең 2019 елдан башлап салым периодлары өчен Транспорт һәм җир салымнары буенча салым декларацияләрен тапшыру бурычы юкка чыгарыла, шулай ук салым салу объектларына карата үзенең яшәешен туктаткан физик затлар милкенә салым түләүне туктату тәртибе һәм нигезләре билгеләнә.

Федераль закон нигезендә салым түләүче үзенә караган күчемсез милек объектлары урнашкан урында берничә салым органнарында исәптә торучы оешмалар милкенә салым түләүчегә әлеге салым органнарының берсенә карата бердәм салым декларациясе тапшыру хокукы бирелә, бу хакта Россия Федерациясе субъекты буенча салым органына хәбәр итә.

Моннан тыш, өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган физик затлар өчен аларның милкендәге салым салу объектларына карата фатирның гомуми мәйданы 5 квадрат метр булган кадастр бәясе, фатирның бер өлеше мәйданы, бүлмә һәм 7 квадрат метрның кадастр бәясе, һәр балигъ булмаган балага исәпләгәндә торак йортның бер өлеше салым базасын киметү күздә тотыла, шулай ук җир кишәрлеге мәйданы 600 квадрат метрның кадастр бәясе күләменә салым базасын киметү күздә тотыла.


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 18 апрелендә, министр вазыйфаларын башкаручы Артур Галиев рәислегендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри үсеш секторы мөдире Андрей Беденьгов катнашында «Мөлкәт һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру, мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен арендага бирү» программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкасы мәйданчыгы ачылды һәм эшли башлады, ул ике көн дәвам итәчәк.

Сәламләү сүзе белән Артур Галиев, Александр Белов һәм Игорь Привалов чыгыш ясадылар. Чыгышларда әлеге чараның әһәмияте, шулай ук министрлыкның стажировка мәйданчыгы – Татарстан Республикасында беренчеләрдән һәм уңышлы эшләп килгәннәрнең берсе булганын билгеләп үтелде. Чыгыш ясаучылар стажерларга уңышлы белем алуларын теләделәр һәм күбрәк проблемалы сораулар бирергә киңәш иттеләр.

Министрлыкта Татарстан Республикасының дүрт муниципаль берәмлегеннән алты кеше стажировка үтә: Роберт Шакиров Финанс-бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе урынбасары Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе, Сергей Головин – Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе, Вероника Афанасьева – Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Иннополис шәһәре Башкарма комитетының хокукый ярдәм бүлеге башлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының өч вәкиле: Анна Алексахина җитәкче урынбасары (җир мәсьәләләре буенча), Лилия Денисова җитәкче урынбасары (хокук мәсьәләләре буенча), Альбина Ячанова – җир мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы.

 


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы нефть чыгару компанияләре ихтыяҗлары өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә, шул исәптән тиешле объектлар төзү өчен яраклы җир кишәрлекләрен бер категориядән икенче категориягә күчерү буенча ярдәм күрсәтә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясенә гомуми мәйданы 140 га булган 93 җир кишәрлеген сәнәгать җирләре һәм башка махсус әһәмияттәге җирләр категориясенә күчерү турында 31 карары кабул ителде, шулардан:

  • В. Д. Шашина исемендәге «Татнефть» ААҖ өчен – 10 карар;
  • кече нефть компанияләре өчен – 21 карар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International