Яңа уку елы алдыннан Олы Кайбыч авылында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»дигән традицион хәйрия акциясе узды. Беренче сыйныф укучылары, күп балалы, аз керемле, тәрбиягә алган һәм опекун гаиләләрендәге балалар, мобилизацияләнгәннәрнең балалары «Имәнлек»паркына җыелды.
Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премиягә документлар кабул итә башлау турында игълан итте.
Агымдагы елның августында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына Яшел Үзән районының Ореховка авылы, Спас районының Никольское авылы һәм Тәтеш шәһәре чикләре кертелде.
Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында «Кичке уен» халык бәйрәмендә катнашты. Кайбыч районының данын еракларга тараткан “Кичке уен” фестиваленең үткәрелә башлавына быел ун ел булды.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 2024 елда Татарстанда гражданлык пилотсыз авиация системаларын үстерү буенча беренчел чаралар юл картасы буенча фикер алышу булды.
26-27 августта Казанда Татарстан нефтегазохимия форумы кысаларында “Геодезия һәм геомәгълүмати системаларының актуаль сораулары” ХIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
2024 елның 2 сентябренә кадәр 17:00 сәгатьтә бәясен күтәрү буенча ачык аукционда катнашуга гаризалар кабул ителә, дәүләт милкен – 577,3 кв.м мәйданлы торак булмаган бинаны (2 кат) сату бәясе буенча тәкъдимнәр бирүнең ачык рәвешендә түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Айдаров ур., 7 й., ярдәмче йорт. 1017.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров министрлык хезмәткәрләренең балаларына – булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар тапшырды.
2022-2023 елларда Татарстан Республикасы территориясендә кадастр бәясе барлык күчемсез милек объектлары өчен билгеләнгән, шул исәптән 1,7 млн.җир кишәрлеге һәм 2,8 млн. капиталь төзелеш объекты.
Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов республиканың проект оешмалары катнашында шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.